Бергә эшләсәк кенә эшебез нәтиҗәле булачак!

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге сүзләр белән Әлмәт районы һәм  Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт җыелышында шәһәребез һәм районыбыз имамнарына мөрәҗәгать итте. “Әлмәт районы республикабызда зур дәрәҗә алып тора, монда мөхтәсиб һәм мәдрәсә мөдире вазыйфасында хезмәт итү бик җаваплы эш һәм миңа карата белдергән ышанычыгызны акларга тырышачакмын”, - диде Фәһим хәзрәт. Шулай ук ул үзенең яңа ярдәмчеләре белән таныштырды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдиренең беренче урынбасары һәм Исмәгыйл хәзрәт Биккинин Әлмәт районы һәм  шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары вазыйфаларын башкарачаклар. Фәһим хәзрәт районыбыз имамнарына мәдрәсәгә гошер җыюда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Мәдрәсә ит, яшелчә белән тулысынча тәэмин ителде, шәкертләргә яхшы итеп укырга гына кала”,- диде хәзрәт. Шулай ук ул һәрдаим ярдәм итеп торучы муниципалитетка, шәхсән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховка рәхмәтләрен белдерде. Фәһим хәзрәт республикабызда булган сонгы начар күренешләр турында: “Республикабыздагы тыныч тормышны кайберәүләр какшатырга телиләр, без моңа юл куймаска тиешбез!”,- дип белдерде.

 

Энҗе Хасаншина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International