Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга ТР Юстиция министрын тәкъдим итте

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 46 нчы утырышында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сессиядә катнашучыларга Татарстан Республикасының яңа Юстиция министрын тәкъдим итте. Әлеге вазыйфаны хәзер ТР атказанган юристы Лариса Глухова башкарачак.

ТР Юстиция министры итеп билгеләнгәнче, Лариса Глухова “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең юридик бүлеген җитәкләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International