Эчтем шәраб, булдым харап

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Ел башыннан Татарстанда легаль аракы сату 22 процентка кимегән. Шул ук вакытта республикага Казахстаннан арзанлы аракы ага дисәң дә була. Яңа елдан, илдә эшләнгән исерткеч эчемлекләргә бәяләр чираттагы мәртәбә күтәрелгәч, вәзгыять бөтенләй контрольдән чыгарга мөмкин...

Бүгенге көндә бездә легаль булмаган алкоголь базары узган елның 30нчы елларында Америкадагы кебек үсеш кичерә.

- Быелның башында Россиядә исерткеч эчемлекләргә акцизлар кискен артты, - дип искәртеп узды әлеге процессның сәбәпләре турында сөйләгәндә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко. – Шуңа бәйле рәвештә, алкоголь бәясе дә күтәрелде. 2012 елда ярты литр аракының минималь бәясе 125 сум тәшкил итсә, быел ул 170 сумга җитте. Бу сатуда зур күләмдә контрафакт эчемлекләр пәйда булуга китерде.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә Казахстаннан кертелгән, легаль заводларда җитештерелгән аракыны да контрафакт дип саныйлар.

- Казахстанда бер шешә аракыга акциз Россия белән чагыштырганда шактый түбән, - дип аңлатты Марченко. – Анда ул нибары 9 сум, ә бездә 80 сум тәшкил итә. Әлеге ил белән бердәм Таможня берлегенә кергәнлектән, физик затлар өчен исерткеч эчемлекләр кертү буенча бернинди чикләүләр дә юк. Безнең елгыр эшкуарлар Казахстанга бара, үз ихтыяҗлары өчен дигән булып алкоголь ала, аннары аны республикада законсыз рәвештә сата. Шул ук вакытта Таможня берлеге кагыйдәләрендә үзләре өчен күпме эчемлек алып кайтулары күрсәтелмәгән, шуңа да законсыз эшләүче сәүдәгәрләрне тыеп булмый.

Полиция дә йоклап ятмый билгеле. Быелның 10 аенда Татарстанда 15 мең литр контрафакт исерткеч эчемлек конфискацияләнгән. Әмма бу диңгездәге тамчы кебек кенә. Чөнки “чит ил” аракысын сатучылар үзләрен иркен хис итә. Зур партиядә аракы саткан һәм дәүләткә китерелгән зыян 1,5 млн сумнан кимрәк тәшкил итмәгән очракта гына җинаять җаваплылыгы каралган. Әле аны расларга да кирәк. Кагыйдә буларак, контрафакт аракы сатуда тотылган сәүдәгәрләр 5 мең сумга кадәр штраф түләп котыла, тагын законсыз тауарлары конфискацияләнә.

Нәтиҗәдә, Татарстанда ел башыннан алып легаль алкоголь сату 22 процентка кимегән.

- Моңа төнлә исерткеч эчемлекләр сатуның тыелуы да йогынты ясады, - дип саный Марченко. – Кечкенә кибетләр тоту отышлы түгел. Күп кенә сәүдәгәрләр үз эшчәнлекләрен туктата. Ел башыннан 700дән артык кеше сәүдә нокталарын япкан. Бу алкоголь сатуга лицензияләре булган эшкуарларның 10 проценты дигән сүз.

Шул ук вакытта, Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда законсыз эшләүче чәркәханәләр пәйда була башлаган, аларның хуҗалары лицензия алып мәшәкатьләнми.

- Законлы нигездә эшләүче кафеларда да ни эчертүләрен күзәтеп булмый диярлек, - дип зарлана Марченко. – Канун буенча без эшкуарларны еш тикшерә алмыйбыз, бары сатып алучыларның шикаятьләре буенча гына. Кайчагында эшкуарлар исерткеч эчемлекләрне бернинди лицензиясез сата. Чөнки аны алу өчен кибетләр, беренчедән, билгеле бер таләпләргә җавап бирергә тиеш, икенчедән, аңа 40 мең сум акча түләү зарур. Шуңа да кайбер эшкуарлар кибетләрендә кечкенә почмакны бүлеп ала һәм анда законсыз эшләүче чәркәханә оештыра.

Кагыйдә буларак, андый чәркәханәләр кичке уннан соң, гадәти кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сату тукталгач кына эшли башлый һәм бары “тикшерелгән” сатып алучыларга гына хезмәт күрсәтә. Күпләп сатучы компанияләр алкоголь сатуга лицензияләре булмаган эшкуарларга исерткеч эчемлекләр сатмаганлыктан, андый чәркәханәләрдә теләсә нинди хәмер салып бирергә мөмкиннәр. Ел башыннан республиканың Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрендә 200гә якын шундый чәркәханә ачыкланган.

Марченко фикеренчә, бу вәзгыятьне законга яңа үзгәрешләр кертү генә төзәтә ала. Законсыз рәвештә аракы саткан өчен штрафларны арттырып, Казахстан чигендә чикләүләр кертү зарур. Россия Хөкүмәте андый чаралар турында уйлана башласа да, әлегә Дәүләт Думасына тиешле төзәтмәләр тапшырылмаган.

Шул ук вакытта яңа елдан россиялеләрне янә “шатлыклы” вакыйга көтә - ярты литр аракыга акциз бәясе тагын 20 сумга күтәреләчәк. Моңа коммуналь хезмәтләр, чималга бәя артуны да өстәсәң, ярты литр “яшел елан”ның минималь хакы 200 сум тәшкил итәргә мөмкин. Димәк, контрафакт очсызлы аракы базары киңәячәк һәм үсәчәк кенә.

 Источник : Intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International