Әлмәтлеләр яшьләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча фатирлы булды

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Ка­ла­быз­ның яшь әни­лә­ре Ана­лар кө­не­нә зур бү­ләк ал­ды.

Үз поч­ма­гың бу­лу­га ни җи­тә. Яңа фа­тир­лар­дан ач­кыч алу, гәр­чә алар тү­ләү­ле бул­са да, биг­рәк тә яшь­ләр өчен зур бә­хет, зур бү­ләк. Га­ли­ев ура­мын­да­гы 23 нче йорт­ның ту­лы бер подъ­ез­ды яшь­ләр­не то­рак бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сын­да кат­на­шу­чы­лар ка­ра­ма­гы­на би­рел­де.

Яшь­ләр прог­рам­ма­сы соң­гы ел­лар­да эш­ләү­дән тук­та­ган иде. Ни­һа­ять, боз уры­нын­нан куз­гал­ды. Фа­тир алу­чы­лар­ның сө­е­неч­лә­ре зур­дан. Бу аң­ла­шы­ла да, чөн­ки хә­зер күп­лә­ре ке­ше ке­сә­се­нә тү­гел, үз фа­тир­ла­ры өчен тү­ли баш­ла­я­чак. Ан­нан соң хө­кү­мәт тә яшь га­и­лә­ләр­гә яр­дәм йө­зен­нән 400 мең сум ак­ча би­реп то­ра. Әле­ге ак­ча­ны фа­тир­га күч­кән­нән соң 15 ел эчен­дә нәкъ шу­шы кү­ләм­дә, ягъ­ни про­цент­сыз кай­та­рыр­га ки­рәк бу­ла­чак. Дәү­ләт яр­дә­ме­нең асы­лы шун­нан гый­ба­рәт: фа­тир­ны аның бә­я­се­нең 400 мең су­мын тү­лә­ми­чә үк аны үз мил­кең итеп тер­кәр­гә мөм­кин бу­ла­чак. Әгәр га­и­лә­дә өч яше тул­ма­ган ба­ла бар икән, ак­ча­ны са­бый өч яшь­кә җит­кән­че­гә ка­дәр тү­лә­ми­чә то­рыр­га рөх­сәт ите­лә. Әле­ге яр­дәм­не шу­лай ук ана ка­пи­та­лы бе­лән дә кап­лар­га бу­ла.



Фа­тир­лар­ның бер квад­рат мет­ры бә­я­се прог­рам­ма­да кат­на­шу­чы­лар өчен то­рак ба­за­рын­да­гы­га ка­ра­ган­да ким­рәк итеп ку­ел­ган – 30 мең сум. Шу­ны­сы да мө­һим, фа­тир­лар­га ку­лын­да ач­кыч бул­ган­нар бү­ген үк кү­чә ала: ма­тур, як­ты обой­лар ябыш­ты­рыл­ган, газ­га да, су­га да счет­чик­лар ку­ел­ган, сан­тех­ни­ка ур­наш­ты­рыл­ган. Бер­нин­ди ре­монт ки­рәк­ми. Кыс­ка­сы, бө­тен шарт­лар ту­ды­рыл­ган. Йорт үзе дә то­тыл­ган су­ның, электр һәм җы­лы­лык энер­ги­я­лә­ре­нең исә­бен алу­чы при­бор­лар, ян­гын сиг­на­ли­за­ци­я­се бе­лән тәэ­мин ител­гән. Мон­нан тыш Га­ли­ев ура­мын­да­гы 23 нче йорт­ның үзе­нең ае­рым ко­тель­ные бар. Бу җы­лы­лык һәм кай­нар су­да эко­но­ми­я­ләр­гә нык яр­дәм итә­чәк. Урам як­та тай­мый тор­ган итеп ясал­ган һәм подъ­езд эчен­дә­ге кү­тәрт­кеч пан­дус­лар ин­ва­лид­лар өчен ге­нә тү­гел, ба­ла ар­ба­сы бе­лән йө­рү­че­ләр­гә дә бик уңай­лы. Лифт та эш­ли икән, аны фа­тир­лар­га кү­чү­че­ләр со­рау бе­лән үк ка­бы­зып җи­бә­рә­чәк­ләр. Чын­лап та, мон­дый фа­тир­лы бу­лу күп­ләр­нең зур хы­я­лы. Өс­тә­ве­нә кар­шы­да гы­на “Бә­лә­кәч” прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән ба­ла­лар бак­ча­сы.

Яшь­ләр­нең шат­лы­гын ур­так­ла­шыр­га кил­гән ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ма­рат Гыйр­фа­нов яшь­ләр­не то­рак бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сы­ның өс­тен­лек­лә­рен бил­ге­ләп үтеп, аның ки­лә­чәк­тә дә эшен дә­вам итү­ен, әл­мәт­ле­ләр­нең ак­тив кат­на­шу­ын те­лә­де. “Та­тарс­тан­ның яшь­ләр тө­зе­ле­ше бер­ләш­мә­се” иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сы рә­и­се Ва­ле­рий Бо­род­кин әй­тү­ен­чә, әле­гә прог­рам­ма бу­ен­ча то­рак шарт­ла­рын ях­шыр­тыр­га те­ләү­че­ләр чи­ра­ты Әл­мәт­тә зур тү­гел.

Кем­нәр то­рак шарт­ла­рын ях­шыр­ту­га чи­рат­ка ба­са ала? Прог­рам­ма­да кат­на­шу­чы га­и­лә­ләр­нең яше исәп­кә куй­ган­да (бер­се­не­ке ге­нә бул­са да ярый) 30дан арт­мас­ка ти­еш. Алар­ның кай­да эш­лә­ве әһә­ми­ят­ле тү­гел. Фа­тир чи­рат тәр­ти­бен­дә бү­ле­нә. Кем ал­дан га­ри­за би­реп, чи­рат­ка тер­кәл­гән, ач­кыч иң элек шу­лар­га тап­шы­ры­ла. Бу юлы чи­рат­ка бас­кан­нар­ның һәр­бер­се фа­тир­лы бул­ды.

– Бе­ре­без ки­бет­тә са­ту­чы, икен­че­без “Җә­лил­нефть” нефть-газ чы­га­ру ида­рә­сен­дә эш­ли­без, – ди­де Крис­ти­на һәм На­ил Ша­ки­ров­лар. – Бу без­нең бе­рен­че фа­ти­ры­быз. 2,5 яшь­лек һәм 10 ай­лык ике кы­зы­быз бар. Дө­рес, ике бүл­мә­ле­не алыр­га те­лә­гән идек. Баш­лан­гыч вз­нос­ка ана ка­пи­та­лын ал­ма­ды­лар. Шу­ңа да бер бүл­мә­ле бе­лән ка­нә­гать­лә­нер­гә ту­ры кил­де. Бер дә кай­гыр­мый­быз. Кре­дит алып тор­ма­дык. Хы­ял зур­дан: бәл­ки әле ана ка­пи­та­лы­на йорт җит­ке­рер­без. Үзе­без­нең то­рак бул­ган­га бик шат­быз. Мо­ңа ка­дәр әни­ләр бе­лән бер­гә яшә­дек. Фа­тир бик ошый. Кая нәр­сә ур­наш­ты­рыр­га план­лаш­тыр­дык ин­де.

Шу­ны­сын да бил­ге­ләп үтә­се ки­лә, яшь­ләр­гә ка­рал­ган подъ­езд­да фа­тир­лар – бер һәм ике бүл­мә­ле­ләр. Те­лә­гән­нәр­гә баш­ка подъ­езд­дан өч бүл­мә­ле дә би­ре­лер­гә мөм­кин. Бу йорт­тан Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры да фа­тир­лар бе­лән тәэ­мин ител­де. 11 подъ­езд­лы йорт этап­лап фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­ла. Бәл­ки әле Га­ли­ев ура­мын­да­гы 23 нче йорт­тан яшь­ләр прог­рам­ма­сы бу­ен­ча та­гын фа­тир алу­чы­лар бу­лыр. Чы­гыш ясау­чы­лар мон­дый мөм­кин­лек бу­лу­ын да ис­кәрт­те.

Ири­на Апа­ча­е­ва, "Әлмәт таңнары"
http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International