Наил Өлфәт улының армый-талмый хезмәте һәм акыллы җитәкчелеге нәтиҗәсендә «Татнефть» компаниясе, Татарстан һәм бөтен ил икътисадына сизелерлек өлеш кертеп, уңышлы үсешен дәвам итә.
Аның җитәкчелегендә компания инновацион проектларны актив үстереп һәм базарда позицияләрен ныгытып, нефть-газ тармагының флагманы булып кала.
Наил Өлфәт улы уңышлы җитәкче генә түгел, үз эшенең һәм туган ягының чын патриоты да, ул социаль һәм мәдәни мәсьәләләрне хәл итү, җирле инициативаларга ярдәм итү өчен вакыт таба.
Бөтен Әлмәт халкы исеменнән без Наил Өлфәт улын туган көне белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа казанышлар һәм якты җиңүләр өчен илһам телибез! Янәшәдә һәрвакыт тугры коллегалар, ышанычлы дуслар һәм яратучан гаилә булсын, алар барлык башлангычларда да ярдәм итсеннәр!