«Татарстанда җәй» проекты кысаларында чарада катнашучылар онытылган әйберләрне яңа, гадәти булмаган һәм файдалы гардероб предметларына әверелдерергә өйрәнделәр.
Иске джинслардан стильле сумкалар, күлмәкләрдән - оригиналь итәкләр килеп чыкты. Һәр катнашучы фантазия күрсәтә һәм ниндидер уникаль нәрсә тудыра алды.