Әлмәттә тукталышларда, баганаларда һәм башка шәһәр милке объектларында урнаштырыла торган рөхсәтсез реклама белдерүләрен бетерү буенча эш алып барыла. Бу эшчәнлекне шәһәрне Экология һәм төзекләндерү Департаменты координацияли.
Законсыз урнаштырылган листовка табылганда Департамент хезмәткәрләре хокук бозуны махсус мобиль кушымта ярдәмендә терки. Программага белдерүнең фотосурәтләре йөкләнә һәм аны урнаштыру адресы күрсәтелә. Система автомат рәвештә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу фактын таный һәм алдагы гамәлләрне башлап җибәрә.
Кушымтаның төп функцияләреннән берсе булып автомат шалтыратуның ешлыгын билгеләү мөмкинлеге тора. Тәртип бозучыга шалтыратулар катгый эш вакытында килә-08:00 дән 17:00 гә кадәр. Кеше трубканы алуга, ул язылган хәбәрне ишетә: «Сез Әлмәт шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен боздыгыз. Шалтыратуны алу өчен экология департаментына барыгыз».
Автоматик шалтыратуларны туктату өчен, хокук бозучы шәхсән үзе Экология департаментына килергә тиеш. Анда ул шалтыратуны алуга гариза бирә һәм законсыз урнаштырылган белдерүнең юкка чыгарылуына, ә урынның чистартылуына фотодәлилләр бирә.
Ел башыннан 54 хокук бозучы үзләре законсыз урнаштырган рекламаны бетерүгә җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез, рекламаны законсыз урнаштыру шәһәрнең йөзен начарлатып визуаль шау-шу тудырып кына калмый, ә административ җаваплылыкка да китерә.