Татарстанда балигъ булмаганнарга автомобиль бензины сатуны чикләячәкләр

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда балигъ булмаганнарга автомобиль бензины сатуны чикләячәкләр. Республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышында кабул ителде.

«Балигъ булмаганнарга автомобиль бензинын ваклап сатуны тыю тәкъдим ителә, транспорт белән идарә итү хокукына ия булган һәм бензинны заправкада сатып алучы 16 яшьтән өлкәнрәк затлардан тыш», – диде ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Ул билгеләп үткәнчә, закон проекты белән бу чикләүне үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнә.

Әйтик, физик затларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100дән 150 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Депутат ачыклык керткәнчә, закон проекты балаларның юл-транспорт травматизмын киметүгә һәм юлларда балалар үлемен булдырмауга юнәлдерелгән.

«Мондый чикләүнең зарурлыгы автомобиль юлларында файдалану өчен каралмаган мототранспортта гомуми файдаланудагы юлларга чыгучы балалар санының артуы белән бәйле. Балалар куркынычсыз хәрәкәт белеменә ия түгел йә аларны юри бозалар», - дип ассызыклады ул.

Захарова автозаправка станцияләре инде балигъ булмаганнар өчен ягулык сатуны чикли, әмма бу закон тарафыннан җайга салынмаган, дип өстәде.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе мәгълүматы буенча, 2024 елда мототранспорт һәм балигъ булмаганнар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтләре саны 2023 ел белән чагыштырганда 40% ка, һәлак булучылар саны өч тапкырга арткан.

Быелның 25 июненә Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International