Әлмәттә драма театры артында урнашкан яктылык музыкасы фонтанын яңарту эшләре дәвам итә. 24 июльдән насос җиһазларын алыштыруның икенче этабы башлана, ул бер атнага якын дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, эшләрнең беренче өлеше июнь башында башкарылган иде. Ул вакытта белгечләр фонтан эшен тәэмин итә торган насос системасының бер өлешен алыштырганнар. Эшләр «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башкарыла.
Тиздән әлмәтлеләр яңадан яраткан фонтаны белән ләззәтләнә алачак!