«Татарстанда җәй» проекты кысаларында шәһәр сусаклагычында, беренче павильонда, якты өстәлләрдә гаилә ком терапиясе оештырылачак. Бу формат үзендә иҗади эшчәнлекне һәм балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яраклы атмосфераны берләштерә.
Беренче мастер-класс 1 августта 14:00 дән 18:00 гә кадәр булачак. Ком терапиясе сеанслары түбәндәге режимда узачак: 16:00, 16:30, 17:00, 17:30 һәм 18:00.
Катнашу бушлай, әмма 8 950 311 46 45 номеры буенча алдан теркәлергә кирәк.
Ком терапиясеннән тыш, шәһәр сусаклагычындагы беренче павильонда даими рәвештә иҗади мастер-класслар уза. Программада: киндер рәсемнәр, гипс сыннар, шопперлар һәм футболкалар бизәү.
Якындагы мастер-класслар 24 һәм 25 июльдә узачак, башлана 15:00. Әмма чараларны үткәрү һава шартларына бәйле.
Бөтен гаиләгез белән килегез - кызык булачак!