Районнарда коррупцияне кисәтергә өйрәнәләр

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Хокуксыз юл белән, вазифаларыннан файдаланып кесә калынайтырга омтылучылар гомер-гомергә булган. Бүген дә коррупциягә каршы киң колачлы эшчәнлек җәелдерелсә дә, әлеге “чир”не җиңә алганнары юк. Соңгы вакытта ришвәтчелекнең район җирлегендә дә азуын билгелиләр.

Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча республика эксперт комиссиясе даими рәвештә районнарга чыгып, андагы вәзгыятьне тикшерә. Һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗәләр бер дә сөенечле түгел. Муниципаль берәмлекләрдә ришвәтчелек күренешләрен кисәтергә тиешле җаваплы затлар бу эшкә формаль карый, кануннарны да белеп бетерми икән. Бу, үз чиратында, коррупцион җинаятьләр исәбенең артуына китерә.

Районнарда коррупцияне кисәтү эшчәнлеге хакында бүген “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат очрашуында сүз барды. Әлмәт районы мисалында ришвәтчелеккә каршы көрәшнең ни рәвешле һәм ни дәрәҗәдә оештырылуын күрсәттеләр.

Быелның 10 аенда Әлмәт районында 44 коррупцион җинаять теркәлгән дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов. Һәм аның сүзләренчә, мондый күренешләрне гомумән булдырмау өчен бик күп эшләр башкарыла. Әйтик, 2006 елдан районда махсус комиссия оешкан. Аның составына төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар, хокук сакчылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары кергән. Өч айга бер бу комиссия проблемаларны уртага салып сөйләшә, ришвәткә каршы көрәш юлларын билгели.

Моннан кала Әлмәт районы “Ачык бюджет” дип исемләнгән беренчел проектта катнаша. Район сайтында һәр кеше бюджет акчаларының нинди юнәлештә тотылуын күрә ала. Бу әлмәтлеләргә үз районы, шәһәре тормышында актив катнашырга, акча бүленешенә карата үз фикерен белдерергә мөмкинлек тудыра. Шул рәвешле төрле коррупцион күренешләргә дә юл куелмый.

Моннан кала киләсе елдан Әлмәт районында җир кишәрлекләре дә ачык аукционнарда гына сатыла башлаячак. Бу шулай ук төрле хокук бозуларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

- Халыкка якын булып кына ришвәтчелек күренешләренә чик куеп була. Шуңа да без җәмәгатьчелек белән актив эшлибез, халык белән даими очрашулар оештырабыз. Алар турыдан-туры үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә ала, шулай ук әлмәтлеләр үзен борчыган мәсьәләләр хакында интернет аша да хәбәр итә ала. Халык белән тыгыз элемтәдә тору үз нәтиҗәләрен бирә, - дип саный Мәҗит Сәлихов.

Источник : Intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International