Әлмәт районында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тормышында иң җаваплы һәм киеренке чорларның берсе — урып-җыю кампаниясе башлана. Инде бер-ике атнадан кырлар эшли торган комбайн һәм трактор тавышлары белән җанланып китәчәк: игенчеләр һәр башак һәм һәр центнер уңыш өчен көрәшкә чыгачак.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, урып – җыю игенчеләр тормышында мөһим чор, ул вакытта төп эш безнең комбайнчыларга һәм механизаторларга төшә.
Быелгы авыл хуҗалыгы сезонында Әлмәт районында 43 мең гектарга якын җир чәчелгән. Мәйданның яртысыннан артыгында бөртекле һәм кузаклы культуралар: бодай, арпа, арыш, солы, борчак, кукуруз, карабодай бар. Шулай ук район кырларында соя, көнбагыш, җитен, рапс, киндер, яшелчәләр үстерелә.
Терлек азыгы әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 7,5 мең тонна печән һәм 12,3 мең тонна сенаж әзерләгәннәр инде.
Алда киеренке эш бара, әмма игенчеләр алдагы урып-җыю кампаниясенә әзер инде. Кыр хезмәтчәннәренә уңай һава торышы, ышанычлы техника һәм, әлбәттә, мул уңыш телибез!