Тагын бер йорт җитди үзгәрешләр кичерде,өстәвенә яхшы якка! Ленин урамы, 137, 139, 139б йортларындагы ишегалдына кадәр/аннан соң бәяләгез, биредә эшләр төгәлләнә инде.
Хәзерге вакытта 17 ишегалдында төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Тагын 13 ишегалды әзер диярлек - төзелеш чүп-чарын һәм кара туфракны алып кайтырга гына калды. 18 ишегалдында хәзер тулы куәтенә эш бара. Якын арада тагын 3 ишегалдында эшләр башланачак.
ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында районда күпфатирлы йортлар ишегаллары төзекләндерелгән күпфункцияле территорияләргә әйләндерелә.
2020 елда ук башланып киткән программа гамәлдә булган чорда Әлмәттә инде 300 ишегалды төзекләндерелгән, быел аларга тагын 51 ишегалды өстәләчәк.