Сатуны башларга ниятләүчеләр өчен маркетплейска чыгу хезмәтенә гаризалар кабул итү ачык.
Кем өчен?
Татарстан Республикасының махсус салым режимын кулланучы физик затлары һәм индивидуаль эшкуарлары өчен һәм шул ук вакытта:
- сайланган маркетплейста шәхси кабинеты булмаганнар
яки
- шәхси кабинеты булган, ләкин сатуны башкармаган
Хезмәткә нәрсә керә:
- Маркетплейска чыгу мәсьәләләре буенча беренчел консультация;
- Сезнең продукцияне анализлау, логистик схеманы анализлау һәм сайлау буенча хезмәт күрсәтү;
- Шәхси кабинет булдыру буенча хезмәт күрсәтү;
- Фотоконтент булдыру хезмәте;
- Текст материалларын әзерләү хезмәте;
- ЭТП таләбе буенча штрих-кодлар булдыру хезмәте (FBO сату системасын сайлау шарты белән).
Сылтама буенча гариза бир - һәм профессиональ ярдәм белән маркетплейска чык!
Ярдәм чарасын күрсәтә
«ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» МКК НО
«Минем бизнес» үзәге яңалыкларын «Минем бизнес | Татарстан Республикасы» телеграммасында күзәтегез. Ярдәм чаралары турында бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.