10 июльдә Әлмәттә районның милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән милли сәясәтнең һәм миграция законнарының актуаль мәсьәләләренә багышланган оператив киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәре һәм диаспора вәкилләре катнашты.
Утырышны ачып, Ренат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Халыклары ассамблеясе составына 39 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 269 төбәк һәм җирле милли иҗтимагый берләшмә керә. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы-Россия Федерациясе субъектларының берсе, анда Халыклар Ассамблеяларына зур игътибар бирелә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.
Ренат Вәлиуллин шулай ук хезмәт миграциясе темасына да кагылды. "Татарстан, Россиянең алдынгы һәм икътисадый яктан уңышлы субъекты буларак, хезмәт мигрантларын җәлеп итә торган территория булып кала", - дип билгеләп үтте ул, республикада миграция законнарын камилләштерү буенча зур эш алып барылуын өстәп.
Аерым алганда, ул 2024 елда кабул ителгән һәм законсыз миграциягә каршы көрәшкә һәм миграция сәясәтенә карашларны яңартуга юнәлдерелгән 14 яңа Федераль закон турында сөйләде. 5 июльдән үз көченә кергән, биометрия буенча шәхесләрен расламаган чит ил гражданнарына элемтә хезмәте күрсәтүне тыюны билгеләүче яңалыклар җентекләп аңлатылды. Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге эшенә аерым игътибар бирелде. "Үзәк инде үзенең гамәли эшчәнлеген башлады, республиканың сәнәгать предприятиеләрендә күчмә адаптация курслары оештырылды. Әлеге чаралар Хезмәт мигрантларын Россия законнары нормалары белән таныштыруга, мәдәни традицияләрне һәм үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә, хезмәт хокукларын һәм бурычларын аңлатуга юнәлдерелгән", - дип ассызыклады Ренат Вәлиуллин.
Ул шулай ук чит ил гражданнарын легальләштерүгә һәм мигрантларның балаларын мәктәпләргә кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Тимур Кадыйров үз чыгышында иҗтимагый оешмаларны үстерү өчен грантлар алу мөмкинлекләре турында сөйләде һәм грант конкурсларында актив катнашырга чакырды. Ул яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирде, бу милли-мәдәни берләшмәнең һәр җитәкчесе өчен эшнең өстенлекле юнәлеше булырга тиешлеген ассызыклады.
Киңәшмәдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова белән очрашу булды. Ачык диалог форматында узган очрашуда районда халыклар дуслыгы йортын ачу мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Барлык проблемалы моментлар алга таба эшләү өчен теркәлде.