Пенсиягә өстәмә түләүләр: кемгә тиешле һәм ничек рәсмиләштерергә

2025 елның 11 июле, җомга

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсия тәэминатына төрле өстәмәләр бирә. Бу түләүләр гражданнарның аерым категорияләре өчен каралган һәм яшен, яшәү урынын һәм һөнәри эшчәнлеген исәпкә алып билгеләнә.

Өстәмәләрнең төп төрләре:

- Кереме яшәү минимумыннан түбән булган эшләмәүче пенсионерларга (федераль яисә региональ)социаль өстәмә түләү

- 30 елдан артык стажы булган авыл пенсионерларына теркәлгән түләүгә 25% өстәмә

- Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары өчен өстәмә түләү (өчтән артмаска тиеш)

- Аерым һөнәр вәкилләренә махсус хезмәт шартлары өчен махсус өстәмә түләүләр.

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International