Әлмәт районында законсыз чүплекләрне бетерәләр

2025 елның 11 июле, җомга

Әлмәт районында санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәш дәвам итә. Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре Урсала микрорайонында санкцияләнмәгән чүплек тапканнар.

Бүген, махсус техника җәлеп итеп, территорияләрне җыештыру буенча актив эшләр алып барыла. Көн дәвамында җыелган чүп-чар каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү эше район территориясендә чисталык һәм тәртип тәэмин итү өчен көчәйтелде.

Департамент хезмәткәрләре район территориясендә даими патрульлек итәләр һәм халыкның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирәләр. Соңгы атна эчендә генә дә шәхси җирләрдә санкцияләнмәгән тагын дүрт чүплек табылды. Участок хуҗаларына хокук бозуларны кыска вакыт эчендә бетерү таләбе белән күрсәтмәләр бирелгән инде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, чүплекләр барлыкка килүнең төп сәбәбе — гражданнарның әйләнә-тирә мохиткә намуссыз мөнәсәбәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International