09 июльдә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында 2025 елның 1 яртыеллыгында производствода бәхетсезлек очраклары булган оешмалар вәкилләре катнашында Хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы булды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева (видеоконференция режимында) һәм Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Олеся Шәмсетдинова катнашты.
Утырыш барышында «КРС-Сервис» ҖЧҖ, «Стрела-М» ҖЧҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖдә булган бәхетсезлек очракларының сәбәпләре һәм шартлары каралды. Производствода кабат очракларны булдырмау буенча күрелгән чараларга анализ ясалды. Производствода имгәнүләрнең төп сәбәпләре-җитәкчеләрнең эшне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә оештырмаулары, технологик процессның бозылуы, хезмәткәрләрнең хезмәт дисциплинасын үтәмәве. Оешма вәкилләренә җитештерүдә хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә контрольне көчәйтү буенча тәкъдимнәр бирелде.
«Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә норматив-хокукый актларга туры килә торган хезмәт шартлары тудырырга һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тәэмин итәргә тиеш», – дип йомгаклады Координация советы рәисе Илсур Сәлимгәрәев.