Судагы куркынычсызлык - барыннан да өстен!

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге ял шатлык кына китерсен өчен, гади кагыйдәләрне үтәгез:

- Рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз-тикшерелгән пляжларда коткаручылар һәм билгеләр куелган.

- Калкавычлар артына йөзмәгез-анда көчле агымнар һәм тирән чокырлар булырга мөмкин.

- Таныш булмаган урыннарда чуммагыз-җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин.

- Ялгызыгыз гына коенмагыз — ярдәм итә алырлык кеше янында булу һәрвакыт яхшырак.

— Балаларны күзәтегез-йөзә белсәләр дә, алар барыбер күзәтү астында!

- Исерек килеш суга кермәгез-алкоголь белән су ярашмый.

- Катамараннарда һәм көймәләрдә коткару жилетларын кулланыгыз - бу оят түгел, бу акыллы.

- Арыганлык яки тартышу билгеләре булганда, шундук ярга кайтыгыз.

Сезнең җәй куркынычсыз һәм шатлыклы булсын! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International