Әлмәттә Төзүчеләр проспектында юл эшләре алып барыла

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Эшләр Шевченко урамы белән киселештән Ленин урамы боҗрасына кадәр Шевченко урамын ремонтлау программасы кысаларында башкарыла.

Иске өслекне фрезерлау төгәлләнгән инде. Монда ук борт ташларын алыштырачаклар, ә якын арада юлчылар асфальтның аскы катламын салырга керешәчәкләр.

Машина йөртүчеләргә эшне башкаруга бәйле рәвештә хәрәкәттә кыенлыклар булу ихтималын исәпкә алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International