Әлмәттә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узган «Яшел адым» Халыкара яшьләр экология фестивале катнашучыларга шәһәр белән танышуның гадәти булмаган ысулларын – велосипедта экскурсияләрне тәкъдим итте.
Югары һәм урта махсус уку йортларының 17 яшьтән 25 яшькә кадәрге 30дан артык студенты фестивальдә катнашу өчен Әлмәткә килде. Студентлар шәһәрне Яңа ракурстан күрү мөмкинлегеннән бик теләп файдаландылар.
Велоэкскурсия маршруты Әлмәтнең үзәк урамнары буйлап узды һәм үзенә танылган истәлекле урыннарны, шул исәптән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының уникаль объектларын да кертте. ЮШН АГТУдан тәҗрибәле экскурсоводлар катнашучылар белән шәһәр тарихы, аның мәдәнияте һәм архитектурасы турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар.