Зур гаилә өчен зур бүләк: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әлмәттән күп балалы гаилә яңа автомобиль алды

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы. Тарихта без эзлебез» дигән исем астында Татарстанның ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләренә автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы булды.

Шундый гаиләләрнең берсе Әлмәт районыннан Федоровлар гаиләсе булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләк — яңа микроавтобус ачкычларын тантаналы рәвештә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Ирле-хатынлы Ирина Александровна һәм Денис Александрович Федоровлар бергә яшәгән 22 ел эчендә унике искиткеч бала үстергәннәр. Аларның өйләрендә һәрвакыт җылы һәм уңайлы, кайгыртучанлык һәм ярдәм атмосферасы хөкем сөрә. Ирина Александровна күп балалы әни генә түгел, талантлы һәм күпкырлы хатын да: ул тәмле итеп пешерә, тегә, бәйли, фортепианода уйный һәм кул эшләре белән шөгыльләнә. Үз үрнәге белән ул балаларны иҗатка һәм гаилә традицияләренә өйрәтә.

Гаилә башлыгы Денис Александрович-ышанычлы һәм хезмәт сөючән кеше. Ул слесарь-сантехник булып эшли һәм үзен намуслы һәм җаваплы хезмәткәр буларак танытты.

Федоровлар гаиләсе балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Алар балаларны кечкенәдән үк хезмәткә һәм укуга хөрмәт күрсәтергә, җаваплылыкка һәм үзара ярдәмләшүгә өйрәтәләр. Күршеләр һәм укытучылар һәрчак гаилә турында җылы сүзләр әйтәләр, гаилә әгъзаларының дустанә һәм тәрбияле булуларын билгеләп үтәләр. Аларның йортында кичке укуның күркәм традициясе аерым урын алып тора.

Бу якты бәйрәмдә Федоровлар гаиләсенә һәм Әлмәт районының барлык гаиләләренә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телисе килә. Һәр йортта мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү хөкем сөрсен, ә гаилә кыйммәтләре буыннан-буынга күчсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International