Әлмәттә Ленин урамын ремонтлау дәвам итә

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Р.Фәхретдин урамыннан алып Радищев урамына кадәрге участокта иске асфальтны фрезерлау төгәлләнгән инде, һәм якын арада яңа өслек җәеләчәк.

Быел юлларга соңгы елларда иң зур ремонт ясала. Ремонтланган җирле әһәмияттәге юлларның гомуми озынлыгы быел 35 километрдан артык тәшкил итәчәк.

Юл инфраструктурасын яңарту Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International