Әлмәттә "Безнең ишегалды" программасы буенча үзгәртеп корулар дәвам итә

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 474 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 51 ишегалды көз башына яңартылачак.

Хәзер эшләр кызу бара: 20дән артык ишегалды территориясендә алар төгәлләнү стадиясендә.

Августтан барлык яңартылган ишегалларында бәйрәм чаралары старт ала, ә иң актив кешеләрне бүләкләр көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International