2025 елгы Казан Глобаль Яшьләр саммитына багышланган «Мәдәни код: күптөрлелектә бердәмлек» граффити эскизлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
ТР Рәисе ярдәмчесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов: «Казан Глобаль яшьләр саммиты бу елларда танылган эксперт мәйданчыгына әверелде, анда яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы тәҗрибә уртаклаша, миграция, менталь сәламәтлек, академик мобильлек, яшьләр арасында профилактика, патриотик тәрбия мәсьәләләре карала. 40тан артык илдән килгән кунакларга безнең яшьләр белән күпмилләтле җәмгыять контекстында эшләү моделе аеруча кызыклы. Нәкъ менә шуңа күрә граффити конкурсы темасын без «Күптөрлелектә бердәмлек» дип билгеләдек. Быел Саммит конференц-заллардан читтә булачак, без шәһәр мәйданчыкларында барлык кызыксынучылар өчен ачык мәдәни-агарту программасын әзерлибез. Конкурс, үз чиратында, яшь дизайнерларга шәһәр урамнарының берсен бизи алырлык үз идеяләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк».
Катнашуга гаризаны 2025 елның 20 июленә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин.
Катнашучыларга кулдан яки JPG, PNG яки PDF форматындагы график программалар кулланып эшләнгән граффитиның нәфис эскизын беркетергә кирәк.
Катнашучылар эскизлар ясый ала торган темалар:
- «Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы»;
— «Мәдәни код» - төрле мәдәниятләрнең гармониясе һәм бергә яшәве турында;
— «Күптөрлелектә бердәмлек» - җәмгыятьне ныгытудагы аермаларның кыйммәте;
— «Милләтара диалог мәдәнияте» - аралашу һәм күчү иреге идеяләре;
– «Казан — яшьләр өчен мөмкинлекләр шәһәре» - яңа буынның хыяллары һәм амбицияләре;
- «Берләштерүче сәнгать» - бер әсәрдә мәдәниятләр синтезы.
Иң яхшы эшләрне эксперт жюри сайлап алачак, ә җиңгән эскиз Казандагы бина фасадында гамәлгә ашырылачак, 2025 елгы саммит программасының визуаль акценты булачак.