Әлмәттә иң яхшы бакчага конкурс игълан ителгән!

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Әлмәттә «Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында үткәрелә торган «Иң яхшы бакча» шәһәр конкурсына старт бирелде. Конкурсны үткәрү инициативасы белән җәмәгать пространстволары дирекциясе чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова әлеге карарны хуплады һәм конкурсның нигезләмәсен эшләргә кушты.

Конкурсның төп максаты - үз көчләре белән йорт яны территорияләрен төзекләндерүче, матур һәм каралган бакчалар булдыручы күпфатирлы йортларда яшәүче иң актив һәм иҗади кешеләрне ачыклау һәм бүләкләү.

31 июльгә кадәр Әлмәт муниципаль районының күп фатирлы йортларында яшәүчеләр катнашуга гариза бирә ала. Җиңүчеләрне инде августта игълан итәчәкләр.

Катнашучылар өчен өч номинация каралган: «Иң яхшы чәчәкләр бакчасы», «Әкияттә кунакта» һәм «Тылсымлы бакча».

Җиңүчеләр 3 меңнән 10 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр ала алачак. Бу акчалар өстәмә ярдәм булачак, ул җиңүчеләргә үз тирәләрендә матурлык булдыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Катнашу өчен гаризаны 31 июльгә кадәр теләсә нинди уңайлы ысул белән: электрон почтага җибәрергә мөмкин. leto.tatarstan.almet@mail.ru, идарәче компаниягә тапшырырга яки шәхсән МАУ «үсеш департаменты»на алып килергә.

Конкурсның тулырак нигезләмәсен һәм заявка формасын биредә карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International