Татарстанда җәй - Әлмәттә җәй!

2025 елның 6 июле, якшәмбе

«SUP FEST ALMET» фестивале кысаларында әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар көтә!

Бүген, 6 июльдә, 10:00 дән 14:00 гә кадәр шәһәр сусаклагычында сезне бөтен гаилә өчен мавыктыргыч дәресләр көтә.

Программада: глюкофоннарда һәм барабаннарда уйнау, гипс фигуралар ясау һәм үз кулларың белән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар. Ә әниләр өчен аромаэксперт белән «мама в ресурсе» махсус очрашуы узачак.

Мастер-классларда катнашу бушлай, сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.

Көнне файда һәм илһам белән уздыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International