Гаилә көне һәм Иван Купала - бер фестивальдә!

2025 елның 5 июле, шимбә

Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары җәйге шимбә кичәсен шәһәр сусаклагычы ярында үткәрәләр. Биредә берьюлы ике бәйрәмгә — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә һәм Иван көненә, Иван Купала бәйрәменә багышланган «Тигезлек» фестивале уза.

Пирсларда мастер-класслар, иҗади зоналар, матур фотозоналар һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр урнаштырылган.

Атмосфера искиткеч-елмаю, җылылык, бердәмлек. Нәкъ шундый - Татарстанда җәй!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International