Иртәгә үк, 6 июльдә, 8:00 сәгатьтә шәһәр сусаклагычы яр буенда триатлон буенча ачык чемпионат һәм Әлмәт беренчелеге узачак!
Катнашучылар өч этапны: йөзү, велосипедта узышу һәм йөгерүне өзлексез үтәргә тиеш.
Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны спортчыларыбызга ярдәм итәргә чакырабыз!