7 нче ТОСМС та эш дәвам итә

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Әлмәт шәһәренең территориаль җирле үзидарә советларында халык белән очрашу, ТОСМС җыелышлары башланды. 18 ноябрь көнне 3 а ТОСМСка караган микрорайонда яшәүчеләр 7 нче мәктәпнең актлар залына җыелды. Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, баш предприятие – Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе җитәкчесе Петр Буралов, шәһәр Советы буенча Белоглазов сайлау округы депутаты Ришат Мотыйгуллин, төрле служба вәкилләре катнашты.

3 а ТОСМС мөдире Лилия Янова 2013 ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталды. Җирле үзидарә территориясендә 2000нән артык кеше яши, 35 тән артык төрле формадагы предприятиеләр эшли. Микрорайондагы барлык мәдини-агарту, социаль-сәламәтләндерү эшләре Әлмәт нефть институты, Сәүдә-сәнәгать техникумы, 7 нче мәктәп, 29 нчы балалар бакчасы коллективлары белән берлектә алып барыла. Хәйрия эшләре, ветераннар белән бәйле чараларга аеруча зур игътибар бирелә, иң зур ярдәмне баш предприятие күрсәтә. Микрорайонда тәртип саклау озак еллар әлеге микрорайонда эшләгән И.П.Степанов белән берлектә алып барылган, хәзерге вакытта ул лаеклы ялга чыканлыктан, урын буш тора.

Территорияне төзекләндерү “Татнефть” ААҖ тарафыннан расланган план нигезендә алып барыла. Агымдагы елда кварталара юлларны ремонтлауга 400 мең сум күләмендә, мәдәни – агарту эшләренә “АРСУ” тарафыннан 200 мең сум акча бүлеп бирелгән. 2014 елда Ленин урамы 4 һәм 8 нче йортлар яны территорияләрен ремонтлау планга кертелгән. Ел дәвамында экологик шимбәләр оештырыла, Яңа елга мәктәп, балалар бакчалары коллективларына бүләкләр алына.

ТОСМС территориясендәге йортларга “Альянс” җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Алар карамагына 87 йорт керә. Агымдагы елның узган 10 аенда 4 489 284 мең сумлык капиталь ремонт уздырылган “Альянс” ҖЧҖ директоры Александр Шаронов билгеләп узганча, торак-коммуналь өлкәдәге проблемаларны хәл итеп, булдыра алганча хезмәт күрсәтелсә дә, бурычларны җыйнап алу бик авыр.

Очрашуны йомгаклап, Наҗия Хәйдәрова 2013 елның истәлекле даталарга бай булуын, социаль – икътисади планда район, шәһәр, республика күләмендә зур эшләр башкарылуын билгеләп узды, ТОСМСның эшен югары бәяләде.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International