Борчылу тудыра торган хәвефле статистика

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында бу елның беренче яртыеллыгында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы теркәлгән.

Татарстан Республикасындагы аварияләр статистикасы буенча, Әлмәт районында беренче алты айда 45 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 52 кеше зыян күргән һәм 5 кеше һәлак булган.

Татарстан юлларында балалар травматизмы белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 200дән артык юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 226сы җәрәхәтләнгән, аларның бер өлеше мототехника-квадроцикллар, питбайклар һәм башкалар катнашында булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International