Тельман урамында бер километрдан артык озынлыктагы юл өслеген масштаблы яңарту дәвам итә, фрезерлау этабы төгәлләнгән. Эшчеләр борт ташын алыштырырга керештеләр.
Алда әле шактый күләмле эшләр бар:
- Яңгыр канализациясе төзекләндереләчәк.
- Асфальтның аскы һәм өске катламнарын җәю планлаштырылган.
- Яңа юл билгеләре куячаклар.
Моннан тыш, халык соравына җавап итеп, балалар поликлиникасы каршында асфальт гранулятлар кулланып парковка оештыру эше алып барыла. Әлеге карар киләчәк гамәлләрнең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.