Әлмәт районында Кәләй авыл җирлегендә хокуксыз чүплек бетерелде.
Пычранган территориянең гомуми мәйданы 660 квадрат метр тәшкил иткән, ә тупланган калдыклар күләме – 1860 куб метр.
Территориядәге чүплек табылган җир кишәрлеген арендалаучы белән әңгәмәдән соң, ул оператив рәвештә бетерелде.
Моңа кадәр Гүзәл Хәбетдинова санкцияләнмәгән чүплекләр белән көрәшне көчәйтергә кушкан иде.
Шуны истә тоту мөһим: мондый чүплекләр үзеннән-үзе барлыкка килми! Аларның барлыкка килүенең төп сәбәбе - аерым гражданнарның калдыкларны утильләштерү кагыйдәләренә намуссыз мөнәсәбәте.