Бүген илнең барлык почмакларында кулларына корал тотып, үз бурычын укыту полигоннарыннан читтә һәм тарихыбызның төрле чорларында үтәп, Ватан мәнфәгатьләрен яклаган кешеләрне искә алалар.
Әлмәттә Хәтер мәйданында истәлекле митинг булды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары, аларның гаиләләре һәм шәһәр халкы һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алу һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу өчен җыелды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән ветераннарга рәхмәт сүзләрен район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучыларның тормыш юлы — яшь буын өчен батырлык, ныклык һәм рух көче үрнәге, бигрәк тә бүген махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүчеләр өчен.
Митинг барышында кыска вакытлы ялда булган МХО катнашучысына УАЗ автомобиле ачкычы тапшырылды. «Боевое братство» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге «Лазер» кушаматлы сугышчыга бүләк тапшырды.