2025 елның беренче яртыеллыгында җәмәгать транспортында пассажирлар 2,2 миллионнан артык сәфәр кылган.
Пассажирлар агымы турында төгәл мәгълүмат җыю өчен шәһәрнең барлык җәмәгать транспорты автоматлаштырылган исәпләү системасы белән җиһазландырылган. Ишекләр өстендә урнаштырылган махсус датчиклар һәр керүче һәм чыгучы пассажирны теркәп бара.