Ел башыннан РСФныңТатарстан Республикасы буенча бүлеге төбәктә яшәүче 3458 кешегә түләүләр билгеләде.
Пенсия тупланмалары акчалары формалаштырыла:
– эш бирүчеләр 2002-2013 елларда тупланма пенсиягә күчергән 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарда;
-1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар өчен 2002-2004 елларда эш бирүчеләр тупланма пенсиягә иминият кертемнәрен күчергән;
- пенсияләрне уртак финанслау программасында катнашучыларның;
- ана капиталын тупланма пенсияләренә юнәлткән ата-аналарда.
«Пенсия тупланмалары акчаларын гражданнар бер мәртәбә түләү, ашыгыч пенсия түләү яисә тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин. Аны алу ысулы пенсия тупланмалары суммасыннан чыгып билгеләнә», - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия тупланмаларының күләмен һәм алар формалаша торган фондны дәүләт хезмәтләре порталында, төбәк РСФ клиент хезмәтендә яки КФҮдә шәхси шәхси счеттан өземтәгә заказ биреп белергә мөмкин.
2025 елда пенсия тупланмалары 411 750 сумнан артып киткән очракта, алар бер мәртәбә түләнә алмый, чөнки пенсия тупланмалары пенсионерның яшәү минимумы суммасының 10% тан артыграк.
Бик мөһим! Әгәр акчалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, түләүне билгеләү турында гаризаны тиешле фондка бирергә кирәк. Әгәр тупланмалар РСФда формалаштырылса, гариза турыдан-туры Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тапшырыла.
Пенсия тупланмаларын түләү мәсьәләләре буенча өстәмә консультацияне Бердәм контакт-үзәктән алырга була: 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай).