Әлмәт районында юл-транспорт инфраструктурасын үстерү дәвам итә. Республика программасы кысаларында районның өч автомобиль юлында гомуми озынлыгы 4 километрдан артык булган урамнарны яктырту челтәре төзеләчәк.
Түбәндәге участокларда яңа яктырту линияләре барлыкка киләчәк:
— «Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт» автомобиль юлының озынлыгы 1,5 км;
— «Түбән Мактама — Актүбә» автомобиль юлы-озынлыгы 1,2 км;
- «Яңа Нәдер авылына керү юлы» автоюлы — озынлыгы 1,7 км.
Проектны гамәлгә ашыру тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт куркынычсызлыгын сизелерлек арттырырга, аварияләрне киметергә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә «Чаллы — Зәй — Әлмәт» автомобиль юлы участогында эшләр башланган инде. Якын арада калган участокларда эшләргә керешү планлаштырыла.