Бакчаларда балаларны ике телгә өйрәтәләр

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Балалар бакчалары һәм мәктәп коллективлары арасында бәйләнешләр булдыру, аларның белем бирү системасын бербөтен буларак дәвам итү мәгариф өлкәсендә мөһим роль уйный.

15 ноябрь көнне 20 нче һәм 30 нчы балалар бакчалары базасында “Балаларга ике дәүләт теле өйрәтүдә бакча һәм мәктәпләр арасындагы бәйләнеш” дип аталган темага семинар үткәрелде. Чарада 12 нче, 5 нче,10 нчы, 17 нче мәктәпләрдән укытучылар, шәһәр бакчалары тәрәбиячеләре катнашты. Алар түгәрәк өстәл артында ике телгә өйрәтүнең нәтиҗәле юлларын куллану буенча фикер алыштылар, методик кулланма әсбаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International