1 июньнән 2025-2026 уку елына балалар бакчаларын комплектлау башланды. Язылу 31 августка кадәр дәвам итәчәк, һәм бу вакыт эчендә мәктәпкәчә учреждениеләргә 1566 сабыйны кабул итү планлаштырыла.
Шәһәрнең 54 балалар бакчасы 3 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге 246 бала өчен үз ишекләрен ачарга әзер. Шуннан соң өстенлек 1 сентябрьгә 2 яшь һәм аннан да күбрәк булган балаларга биреләчәк-алар өчен 769 урын каралган. Калган 551 урын Иң кечкенә тәрбияләнүчеләр – 1 яшьтән 2 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән.
Ата-аналарга сайлауда юнәлеш табарга булышу өчен Әлмәт районы мәгариф идарәсе сайтында һәр балалар бакчасында буш урыннар саны турында тулы таблица урнаштырылган.
Кабул итү процедурасы буенча сорауларыгыз туса, Мәгариф идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Р.Фәхретдин ур., 50/1, каб. 101. Кабул итү көннәре: Сишәмбе-Пәнҗешәмбе 8:00 дән 12: 00 гә кадәр. Шулай ук (8555) 45-13-99 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.