Әлмәттә лифт хуҗалыгын киң колачлы яңарту дәвам итә. 2025 елда узган елга караганда алты тапкырга диярлек күбрәк алыштырачаклар

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Узган ел биш берәмлек яңартылган булса, быел 11 йортта эшләр башкарылачак, анда 29 заманча күтәрү механизмы урнаштырылачак. Яңа лифтлар иске лифтларга алмашка килә, аларны эксплуатацияләү вакыты инде тәмамланган.

Хәзерге вакытта өч торак йортта модернизация тәмамланган инде:

  • Ленин ур., 108 (3 берәмлек)
  • Ленин ур., 123 в (3 берәмлек)
  • Шевченко ур., 130 (2 берәмлек)

Җәй ахырына кадәр белгечләр җиһазларны башка йортларга урнаштырачаклар.

Лифтларны яңарту Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм капиталь ремонт буенча региональ программа кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International