Аның эшенең беренче өч сәгате эчендә-14:00 дән 17:00 гә кадәр — чат-ботка халыктан 20 мөрәҗәгать кергән, ә 17:00 дән соң — тагын 12.
Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле, күпчелек сораулар печән чабу, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм территорияләрне төзекләндерү белән бәйле.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова район хакимиятенең структур бүлекчәләре урынбасарларына һәм җитәкчеләренә барлык мөрәҗәгатьләрне ачыкларга, эшкә алырга һәм барлык мөрәҗәгать итүчеләргә кире элемтә бирергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, 17:00дән соң, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә чат-бот мөрәҗәгатьләр кабул итү режимында эшли. Җаваплар эш вакытында киләчәк.