Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча Әлмәт җәмәгать урыннарында уен җиһазларын яңарталар

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Әлмәт парклары һәм скверлары – балаларның һәм аларның ата-аналарының яраткан ял итү урыннары. Балалар мәйданчыклары җиһазларын интенсив куллану аларның табигый тузуына китерә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова мәйданчыкның зарарланган элементларын алыштыруны йөкләде.

Яңарту кысаларында берничә популяр ял итү урынында эшләр башкарылды инде.

Шулай, «Сәламәтлек» паркында өч яңа батут һәм ике «Гнездо» таганын яңартканнар, тросс һәм тарзанканы беркетү системасын алыштырганнар; «Шәмсинур» паркында – өч урам тренажеры; шәһәр күлендә – ике эчә торган фонтан һәм өч балансир качалкасы; буалар каскадында-биш яңа батут һәм өч «Гнездо» таганнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International