Әлмәт яшүсмерләре җәйге мәшгульлек программасы кысаларында шәһәрне төзекләндерү эшләренә кушылды

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Әлмәттә шәһәрне төзекләндерү буенча актив эш дәвам итә, бу процесста өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә катнаша. Быел җәйге каникулларга 700дән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Аларның 20се инде «ГУАД» АҖендә актив эшли, мөһим эш башкара — шәһәр территорияләрендә чүп үләннәрен утауда. Балалар туган шәһәрләрендә чисталык һәм тәртип турында кайгыртып, җаваплылык белән эшлиләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International