27 июньдә «Кадрлар» милли проекты кысаларында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак.
Чаралар программасында:
- әйдәп баручы эш бирүчеләрне тәкъдим итү;
- компанияләр вәкилләре белән әңгәмәләр; -
- гомумроссия вакансияләр банкына керү мөмкинлеге;
- төрле категориядәге гражданнар өчен махсуслаштырылган консультация зоналары.
Моннан тыш, ярминкә кысаларында мәгариф оешмалары презентацияләре, кирәкле белгечлекләр буенча мастер-класслар һәм карьера төзү буенча тренинглар белән һөнәрләр фестивале узачак.
Чара иртәнге 9да Герцен ур., 86 «А» адресы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә башлана.
Эш эзләүчеләрне, өлкән сыйныф укучыларын һәм чыгарылыш укучыларын чакырабыз!