Әлмәттә яңа билгеләнү

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Бүген атналык гомумшәһәр киңәшмәсендә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кадрларны билгеләү турында игълан итте.

«Үсеш департаменты» МАУ директоры вазыйфасына Вахитов Гадел Раилевич билгеләнде.

Гадел Раилевич - төрле өлкәләрдә эш тәҗрибәсе булган идарәче. Аның хезмәт исемлегендә Казан һәм Әлмәт компанияләрендә җитәкче вазифалары бар: тимер юллардан алып торак-коммуналь хуҗалыкка кадәр.

Гүзәл Хәбетдинова яңа директорга куелган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар теләде һәм команда белән эшләүнең һәм халык белән ачык диалогның мөһимлеген ассызыклады.

Гадел Раилевичны билгеләнүе белән котлыйбыз һәм яңа вазифада уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International