22 июнь-илебез тарихында үзенчәлекле дата. Без 84 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерәбез. Алда авыр сынаулар һәм фидакарь көрәш еллары булды.
Бүген 12:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалы янында чәчәкләр салу тантанасы узачак. Әйдәгез, бергәләп хөрмәт итик һәм һәлак булган геройларның якты истәлеген саклыйк.