Хәтер һәм кайгы көне алдыннан «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында әлмәтлеләр һәлак булганнарны искә алу өчен җыелды.
Лампадкалардан йолдыз, «Хәтерлибез» сүзен һәм 1418 саннарын чыгардылар — Бөек Ватан сугышы нәкъ шуның кадәр көн дәвам итте.
Ел саен бу көнне мемориал янында йөзләгән ут яна, алар безнең өстә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргәннәргә тирән рәхмәт һәм кайгы символы булып тора.