Бүген тыл хезмәтчәне, Әлмәттә яшәүче Габдрахманова Хәмидә Нәбиулла кызы юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова үзе килде.
Хәмидә Нәбиулла кызы Лениногорск районының Алтай авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгында башлый. 1957 елда Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсенә күчеп килә. Кияүгә чыга, гаиләдә 2 ул һәм бер кыз туа. Күп еллар «Елхово УТТ» предприятиесендә эшли.
Бүген Хәмидә Нәбиулла кызы-10 оныкның бәхетле бисе.
Гүзәл Хәбетдинова аны иң җылы теләкләрен җиткереп котлады:
«Сезгә яраткан якыннарыгыз даирәсендә озын һәм шатлыклы тормыш телим. Сезнең 100 еллык юбилеегызда кабат очрашырбыз, һәм сез, бүгенге кебек, сәламәтлектә һәм кәефегез яхшы булыр дип чын күңелдән өметләнәм».
Гүзәл Хәбетдинованың ветераннар белән татар телендә аралашуы ветераннарга хөрмәт күрсәтүенең мөһим чагылышы булып тора.
Әлеге матур вакыйга уңаеннан юбилярны шулай ук ӘМР социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин котладылар.