МХОда катнашучыларының гаиләләре өчен Алабуга музей-тыюлыгына сәфәр оештырылды

2025 елның 20 июне, җомга

Ватанны саклаучылар фонды һәм Әлмәт районы башкарма комитеты координаторлары ярдәмендә МХОда һәлак булган катнашучыларның гаиләләре Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булдылар.

Танып-белү һәм мавыктыргыч сәфәр барышында алар түбәндәге музей мирасы объектларында булдылар:

• Н.А. Дурованың Музей-утары

• В. М. Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее

• М. И. Цветаеваның мемориаль комплексы

• Алабуга шәһәрчеге

Экскурсия «Трактир» музей-театрында төшке аш белән тәмамланды. Гаиләләр бу сәфәрдән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International