Әлмәт Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә багышланган «Тынлык минутасы» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Ул бер үк вакытта Россиянең барлык шәһәрләрендә дә узачак.

2025 елның 20 июне, җомга

2025 елда Бөек Ватан сугышы башлануның кайгылы датасы якшәмбегә туры килә. Бу уңайдан Әлмәттә истәлекле чаралар узачак.

Шимбә көнне, 21 июньдә, «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында 21:00 сәгатьтә һәлак булган геройлар истәлегенә шәмнәр кабызылачак.

22 июньдә, иртәдән үк барлык теләүчеләр, геройларны искә алып, мемориалларга чәчәкләр сала алачак.

12 сәгатьтән драма театры артындагы мәйданчыкта патриотик акцияләр һәм чаралар узачак.

Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта бөтен ил буйлап бер минут тынлык — Бөек Ватан Сугышы алып киткән 27 миллион граждан турында бер минут кайгы игълан ителәчәк.

Моннан тыш, хәтер көненә багышланган митинглар һәм чаралар авыл җирлекләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International